Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Сердән авыр нәрсә юк

Сердән авыр нәрсә юк.

Максат. Әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләренә өйрәтү.

Дидактик материал. А.Алиш «Сертотмас үрдәк», В.Казыйханов «Әхлаклылык дәресләре».

Дәрес барышы.

I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Үзбәя.

II. Уку мәсьәлэсен кую. Уеннар.

  1. Һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп бер сүз әйтә.
  2. Беренче төркемдә утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә. Сүз, колактан-колакка әйтелә барып, барлык укучылар аша үтеп чыга.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

— Беренче һәм икенче уенда әйтелгән сүзләр арасында аерма бармы? (Бар, әлбәттә.)

— Булса, нинди? (Беренче уенда әйтелгән сүзне ике кеше белде, ә икенче уендагысын – барысы да.)

— Ике кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез? (Ул сер була.)

— Сүз кайчан сер була? (Ике кеше белгәндә генә.)

— Ә икенче уендагысы? (Ул сер була алмый.)

Ни өчен? (Чөнки аны беренче төркемдәгеләрнең барысы да белде.)

— Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Сер саклау турында)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1 нче бирем.

Төркемнәрдә тикшерү өчен биремнәр. (Һәр биремне тикшергәннән соң үзбәя бирелә.)

— Нәрсә ул сер?

(Аңлатмалы сүзлектән карау)

  1. Әлегә ачылмаган, танып беленмгән үзлек, сыйфат. (Фән серләре ачыла башлады.)
  2. Кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат. (Тыңла, үзеңә сер сөйлим.)
  3. Берәр нәрсәнең төп эчтәлеге, асылы, әһәмияте. (Компьютерның серләренә төшенеп барам.)
  4. Ачылмаган, билгесез сәбәп. (Озак яшәүнең серләренә төшендем.)

2 нче бирем.

— Борынгы кытайлылар: «Сер саклый белә торган кеше – акыллы кеше ул», — дигәннәр. Ни өчен? (Сер саклый белә торган кеше – ышанычлы кеше, ул дустын да, халкын да, илен дә – беркемне дә сатмый, димәк, хыянәт итми дигән сүз.)

3 нче бирем.

Сер тоту белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәр.

Сер тотмас – дус тапмас.

Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр.

Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.

Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит.

Үз серен җилгә очырган кеше серен саклый белми. (испан)

Вак җан сер саклый белми. (испан)

Дәшми тору сер саклый. (непал)

Сереңне тик йөрәгеңә ач.(африка)

Сердән авыр нәрсә юк. (француз)

Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы. (япон) һ.б.

4 нче бирем.

— «Сер» сүзе белән бәйләнешле нинди китаплар, кинофильмнар, теле-радиотапшырулар беләсез?

5 нче бирем.

— Нинди серләр була?

(Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, табигать сере, хайваннар дөньясы сере, хатлар язышу сере, фән сере һ.б.)

6 нчы бирем.

— Сер тота белмәү нәрсәләргә китерергә мөмкин? (Схема буенча аңлатырга)

— Сер тота белмәүчеләрне ничек дип атыйлар? (Хыянәтче, гайбәтче, һ.б.)

-« Ант итү» һәм «Ант кабул итүне»не сез ничек аңлыйсыз?

Аларның сер сүзе белән мәгънәви бәйләнеше бармы?

7 нче бирем.

— Малайлар да сер саклый белә, кызлар да. Ничек уйлыйсыз: сер саклауга алар бер үк дәрәҗәдә җаваплы карыйлармы?

Укытучы. Малайлар зур төркемнәр эчендә дуслашалар һәм тормышчан мәсьәләләрне чишәргә яраталар, ә кызлар 2-3 әр дуслаша. Аларның сөйләшүе, гадәттә, шәхси мөнсәбәтләрдән ерак китми.

Түбәндәге халык мәкаленең мәгънәсен аңлатыгыз: «Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да  булыр дусты, ул да сөйләр дустына»

Сер сакларга өйрәнү планын язу.

IV. Дәрескә йомгак ясау.

«Сер» сүзе белән бәйләнешле нинди китаплар, кинофильмнар, теле-радиотапшырулар беләсез?

Сер тота белмәү нәрсәләргә китерергә мөмкин?

Сер тота белмәүчеләрне ничек дип атыйлар?

«Ант итү» һәм «Ант кабул итүне»не сез ничек аңлыйсыз?

Аларның сер сүзе белән мәгънәви бәйләнеше бармы?

Малайлар да сер саклый белә, кызлар да.

Ничек уйлыйсыз: сер саклауга алар бер үк дәрәҗәдә җаваплы карыйлармы?

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.