Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Сәламәтлек театры сценарие

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Салавыч күппрофильле лицее

«Вини – Пух, Кролик һәм Пятачокның

Тиграны Универсиадага әзерләве»

                                        Сәламәтлек театры сценарие.

                                                                                            Җитәкче: Фәрзиева А.Г.

Сәламәтлек театры сценарие.

«Вини – Пух, Кролик һәм Пятачокның Тиграны Универсиадага әзерләве».

Катнашалар:

Кролик— Латыйпов Рәйхан

Вини – Пух – Зарипов Азат

Пятачок— Зарипов Инсаф

Тигра— Фәрзиев Рүзәл

Ябалак – Фатыйхова Илфинә

Сәхнә урман аланы итеп бизәлгән.

(Кролик, Пятачок һәм Вини – Пух аланда уйлап утыралар)

Кролик. Тиздән Казанда Универсиада үткәреләчәк, Безгә дә анда катнашырга кирәк. Син бу турыда ничек уйлыйсың?

Пятачок. Яхшы булыр иде дә, тик без нәрсә эшли беләбез соң?

Кролик. Менә Вини авыр атлетикада катнаша ала, мәсәлән, штанга күтәрергә мөмкин. Ә син Пятачок яхшы кычкырасың – җанатар булырсың, безгә көч биреп торырсың. Ә мин судья булам. Анда Универсиадага волонтер – судьялар җыялар дип ишеткән идем. Мин бу урынга туры киләм, чөнки мин өч тел беләм: татар, рус һәм инглиз телләрен.

Вини – Пух. Безнең бит әле тагы Тигра бар. Әмма ул соңгы араларда еш авырый һәм бик хәлсез.

Пятачок. Әйдә аңа булышабыз, спортсмен ясыйбыз.

Вини – Пух. Бу яхшы фикер! (җырлый)

   Әгәр Тигра авырмаса!

   Ул спортсмен булыр иде!

   Пурум – пурум (2 тап)

   Беренче урынны алыр иде!

Пяточок. (Вини – Пух тирәсендә сикереп йөри) Мин дә шул ук фикердә! Ә без аны ничек дәвалыйбыз соң?

Кролик. Әйдә Ябалак белән киңәшәбез.Ул шундый зирәк акыллы һәм безгә һичшиксез булышачак.

   (Ябалак янына киләләр).

Хор белән: Исәнме Ябалак апакай.

Ябалак. Исәнмесез минем акыллыларым! Мин сезне игътибар белән тыңлыйм

Кролик. Менә бездә нинди эш — Тигра авырып китте, ә безнең Универсиадага катнашасыбыз бар. Аннан башка берничек тә барып чыкмый.

Вини – Пух. Ябалак апакай, зинһар өчен, безгә Тиградан спортсмен ясарга булыш.

Ябалак. Спортсмен булыр өчен , иң башта ныклы сәламәтлегең булу кирәк. Ярар, мин сезгә булышырмын. Хәзер үк сезнең белән Тигра янына барам.

Пятачок. Менә шәп булыр иде!

Тигра янына киләләр. Тигра башын бәйләп, авыр сулап ята.

Кролик. Исәнме, Тигра! Без сиңа хәерле сишәмбе көне теләргә килдек!

Тигра. (авызын зур итеп ачып сулый)Ә сишәмбе көнне нәрсә булачак соң?

Вини – Пух. Без синнән спортсмен ясаячакбыз!

Ябалак. Әмма башта синең барлык авыруларыңны куарга кирәк. Без иң башта зарядка ясарбыз! Зарядка – ул  һәрбер актив һәм сәламәт кешенең тормышындагы төп мөһим әйбере булырга тиеш. Зарядка көн буена җитәрлек уңай энергия һәм яхшы кәеф белән тәэмин итә. Һәр көн саен ясала торган 10 минутлык зарядка могҗиза тудыра ала! Ышанмыйсызмы? Әйдә тикшереп карыйбыз! Минем арттан кабатлагыз! (Музыка астында зарядка ясыйлар)

Тигра. Ух, ничек яхшы! Минем хәтта баш авыртуым бетте.

Ябалак. Әле тагы мин сиңа Фиточай әзерләдем. Фиточай – ул яфраклардан, чәчәкләрдән, урман җимешләреннән, бакча, болын үләннәреннән ясала торган чәй. Ул борынгыдан килә торган дәвалану чарасы. Фиточай көчне арттырырга, иммунитетны ныгытырга һәм тормышка карашны үзгәртергә булыша. Яле, эчеп кара!

Тигра. Эх! Мин хәзер кояшка кадәр сикерергә әзер!

Вини – Пух. (җырлый).  Гаҗәеп көн! Гаҗәеп көн!

                                          Пурум-пурум-пурурум!

                                          Тигра сәламәт, ул ялкауланмый

                                           Аның спортсмен буласы килә!

Пятачок. Мин дә шул ук фикердә!

Кролик. Бик яхшы! Тигра, ә син Универсиада турында ишеттеңме?

Тигра. Ух син! Юк!

Кролик. Универсиада – ул 2013 елда үзебезнең Татарстанның Казан шәһәрендә бөтендөнья күләм студентлар арасында үткәрелә торган спорт ярышлары! Һәм без шунда катнашырга телибез!

Пятачок. Минем тавышым көчле, мин җанатар булачакмын! Ви-ви-ви!

Вини – Пух. Ә мин шундый көчле, мин штангы яисә герләр күтәрәчәкмен!

Кролик. Мин бик яхшы фикерлим, судья булачакмын!

Тигра. Ух син! Ә мин биек сикерәм, тиз йөгерәм! Менә кайда мин үземнең җитезлекне күрсәтә алачакмын! Әлегә бераз вакыт барында, мин шөгыльләнергә телим!

Пятачок. Тигра, син молодец! Син булдыра алачаксың, синең барысы да килеп чыгачак!

Ябалак. Менә бик яхшы.  Димәк, зарядка һәм фиточайның нинди көчкә ия булуын аңладыгыз!

 («Дорогою добра» җыры җырлана)

Кролик. Дусларым, ә сез беләсезме, Универсиада – ул әле спорт бәйрәме генә түгел, монда безнең мәдәниятебез дә күренәчәк. Шуңа күрә безнең башкалабыз Казан мәдәни үзәккә әйләнергә тиеш. Барлык театр, концерт залларының, музей һәм күргәзмәләрнең ишекләре ачык булырга тиеш.

Пятачок. Ничек шәп! Бик яхшы булачак! Ә безгә шәһәребезне чүп – чардан, коймаларга һәм йорт стеналарына язылган төрле язулардан чистартуда булышырга кирәк.

Вини – Пух. Әйдәгез, агачлар һәм куаклар утыртыйк! Безнең шәһәребез иң чиста һәм яшел шәһәр булсын. (музыка астында агачлар утырталар, арып бетәләр)

Барысы бергә: Ничек шәп! Бик яхшы булды! Ура! Алга! Универсиадага!

          Вини – Пух. Сез дә, дуслар, тик утырмагыз, һәркемнең күңеленә хуш килерлек шөгыльне табып була. Чөнки Универсиаданың девизы (хор белән әйтәләр) «Фән-Спорт-Дуслык-Тынычлык!»

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.