Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Паронимнар

I. Оештыру. Мотивлаштыру.

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Карагыз әле тышка

Килде салкын кыш та

Тәңкә-тәңкә кар ява     

Күңелле, рәхәт тышта!

  1. Әйтегез әле миңа, укучылар, ә кыш җиткәч, без түземсезлек белән кайсы бәйрәмне көтәбез? (Яңа ел)

II. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Әйе, ә ул безнең сыйныфыбызны бизәп куйды. Карагыз әле, бүлмәдә матур Яна ел чыршысы бар. Ул сезгә серле кәнфитләр алып килгән. Әйдәгез әле, кәнфитләрдәге сүзләр белән танышып чыгыгыз. Әлеге сүзләрне тактага үзләренең билгеләмәләренә урнаштырырга кирәк. (чыгалар, куялар)

Синоним       антоним      омоним           ??? (пароним)

Салкын –җылы, тиен –тиен, дус-тату, биек –тәбәнәк, матур-чибәр, күркә-күркә, зур-кечкенә, салкын-суык,боз-боз

   Антоним сүзләрне укып чыгыйк, әйдә ….. укы

   Синоним сүзләрне укып чыгыйк, әйдә …. укы.

   Омоним сүзләрне укып чыгыйк, әйдә … укы.

Антоним, синоним, омонимнар нинди сүзләр алар? Билгеләмәләрен искә төшерик әле. Парларда фикерләшегез.

-Әйдә, антонимнарны әйт әле.

— Синонимнарны әйт.

— Омонимнарны әйт.

Ә бу 4 нче өлеш ник буш калды? Сездә кәнфитләр сүзләр калдымы, әйдәгез, хәзер шуларны куегыз.

Ошый-охшый, туры-тугры, тыела-тоела

Бу сүзләр сезгә танышмы? Мәгънәсе ничек икән? Сүзлектән табыгыз. (русча-татарча). Ошый –нравится, охшый –похож, туры-прямой, тугры – верный, тоела –кажется, тыела — запрещается . Ә хәзер шул сүзләр белән җөмләләр төзик. (Укучылар җөмлә төзеп әйтә)

  • Әйдәгез әле, аларга билгеләмә чыгарып карыйк. (Әйтелешләре белән якын, мәгънәләре төрле) Укучылар әйтә). Алар ничек атала микән? Бәлки берәрегез беләдер?(белсәләр, әйтәләр) Алар – паронимнар дип атала.
  •  Паронимнар – нинди сүзләр алар? (Слайдта паронимнар кагыйдәсе.) Парларда бер-беребезгә әйтегез. (Парларда кагыйдәне әйтәләр.)Укытучы 1-2 укучыдан сорый.
  •  Димәк, безнең бүгенге тема: Укучылар: паронимнар 

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру 

  • Нинди максат куябыз? Максат.Таблица.
  • Укучылар : Максат: Пароним турында төшенчә формалаштыру.
  • Ә бурычларыбыз нинди булыр икән?

Бурычлар:  1.Паронимнарны җөмләләрдә кулланырга өйрәнү

                     2.Әдәби әсәрләрдән паронимнарны аерып алу.    (Слайд)

9.   Дәфтәрләрне ачабыз.Бүгенге число һәм теманы язып куябыз.(укытучы тактада яза)

Җиденче декабрь.

Паронимнар.

IV. Беренчел ныгыту:

10. 1 нче биремне эшлибез. 1 укучы биремне кычкырып укый.

Бирелгән җөмләләрдән пароним кулланылганын табарга, җөмләсен дәфтәргә күчереп язарга.

1.Бураннар басылды,

Басылды, күк ачылды, —

Бигрәк зәңгәр икән күк,

Зәңгәр синең күзләр күк.

2. Авылның бөтен тормышы: кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте.

3. Башына килгән бөтен уй-хыялы сибелде, таралды, фикер җеп очы кулыннан ычкынды.

4.  Иртәгә кар явар кебек тоела.  Кышын тышта яланбаш йөрү тыела.

Тикшерәбез. 1нче

Паронимнарны табу авырлык тудырмадымы?

V. Ял минуты

Әйдәгез, ял итеп алыйк.

13. Ял вакыты. Рәсемнәр буенча паронимнарны туры китерәләр. Авыру – авырту, мәхәббәт – мәһабәт, әзерли – хәзерли, ошаган – охшаган

Шул рәсемнәр буенча, җөмләләр төзеп әйтегез

14. Тест эшләү (Антоним, синоним, омоним, пароним) Исемнәрегезне языгыз.

Тест

1.Матур сүзенә синоним тап.

а) тырыш;

б) эшчән;

в) чибәр;

2. Саран сүзенә антоним тап.

а) шаян;

б) юмарт;

в) усал;

3. Охшаш яки якын мәгънәле сүзләр… дип атала.

а) омонимнар;

б) синонимнар;

в) антонимнар;

4. Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була?

а) бәләкәй;       

б) кыска;

в) тәбәнәк;

5. Паронимнарны тап

а) өзлексез-эзлексез

б) матур-чибәр

в) эссе –салкын

0 хата — 5

1хата  — 4

2-3 хата – 3

 4 хата – 2

Парларда тикшерәләр. Билге куялар. (Җавап, билге – слайд)

Кемнеке 5

Кемнеке 4
кемнеке 3 басалар

1-2 укучыдан сорарга.

15.  Йомгаклау. Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре)

Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек?

-Дәрестә кыенлыклар тудымы?

-Кемгә ярдәм  кирәк булды ?

-Сезгә иптәшегезнең җаваплары ошадымы?

Кулларыгызга бу схеманы алыгыз, тутырыгыз.

  1. Мультфильмнан өзек карау.
  2. Әле сез хат яздыгызмы соң? Димәк, өй эше – хат язу була
  3. Өй эше. (Слайд)
  4. 1. 2 нче бирем. Паронимнарны куеп, җөмләләрне язарга.

2. Паронимнар кергән кыш турында мәкальләр язып килергә.

3. “Кыш бабайга теләкләрем” темасына паронимнар кулланып, хат язарга.

  1. Укучылар, игътибар итсәгез  безнең чыршы бизәлмәгән. Әйдәгез әле, кулларыгызга матур уенчыкларны алыгыз әле. сезгә дәрес ошаса, тема аңлашылса яшел шар, әзрәк кенә ошамаса, сары шар, бер дә ошамаса кызыл шар алып, чыршыбызны бизик әле.  (елка уенчыгы формасында)

Укучылардан сорарга. Ни өчен яшел, ни өчен сары, ни өчен кызыл?

Дәрес башында куйган максат һәм бурычларга ирештек дип саныйсызмы? (укучылар җавабы)

Бу дәресне өйрәнүнең әһәмияте бармы? Бу сүзләрне өйрәнү ни өчен кирәк?

18.  Дәрес тәмам. Сау булыгыз

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.