Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Мин киләчәкне ничек күзаллыйм

Тема:  “Мин киләчәкне ничек күзаллыйм? ” темасына

бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 8 нче сыйныф.

Максат.

1) дидактик максат: укучыларга һөнәрләр турында аңлату, һөнәр ияләренә хас сыйфатларны өйрәнү, төрле һөнәр ияләре турында тирән мәгълүмат алу;

2) үстерелешле максат:өйрәнелгән кагыйдәләрне сөйләмдә актив куллану, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык арттыру;

3) тәрбияви максат: балаларның күзәтүчәнлеген, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү, һәрвакыт эш урынының чиста, уку-язу әсбапларың җыйган һәм тәртип белән куелган булуына ирешү, башкаларның җавабын тыңлый белергә өйрәнү.

Бурычлар:

1) тема буенча  яңа грамматик күнекмәләрне формалаштыру, бу грамматик структураларны ныгыту;

2) тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү;

3) логик фикерләү сәләтен үстерү;

4) иҗади активлыкларын үстерү;

5) танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

6) аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Метапредмет: Дәрес темасына бәйле төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдәне формалаштыру,   әйләнә-тирә дөнья, әдәбият фәне белән бәйләү. 

Предмет гамәлләре.  Укучыларга һөнәрләр турында аңлату, һөнәр ияләренә хас сыйфатларны өйрәнү, төрле һөнәр ияләре турында тирән мәгълүмат алу;

сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; телдән сөйләү барышында татар әдәби теленең нормаларын үтәү буенча  алган белемнәрне ныгыту.

Танып белү гамәлләре. Мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү.

Коммуникатив гамәлләр. Иптәшенең гамәлләрен бәяләү, аралаша һәм аңлый белү.

Регулятив гамәлләр. Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм, аларга ияреп, гамәлләр кылу.

Шәхескә кагылышлы гамәлләр. күнегүләр эшләгәндә һәм сорауларга җавап биргәндә, сөйләм төзелешенә игътибарны арттыру, сөйләмне камилләштерүгә омтылу, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, белемнәрне системалаштыру.

Материал: компьютер,   презентация

Дәреснең тибы: Бәйләнешле сөйләм үстерү.

        Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Исәнмесез, хәерле көн,

Телик бер-беребезгә.

Якты кояш ал нурларын

Сибә шат йөзебезгә!

Исәнмесез, хәерле көн,

Тирән мәгънәле сүзләр!

Бары шатлык нуры гына

Чәчсеннәр сезнең күзләр!

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Әйдәгез,дәресебезне татар халкының бөек мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйринең  “Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышудан башлап җибәрик:

( 1 слайд)  “Әй җаннарым,  угланнарым,  хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.”

(1 укучы укый)

-Бу өзектән ниләр белеп калдыгыз?

—Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.

Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.

-Әйе, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә.

-Димәк, без бүген дәресебездә нәрсә турында сөйләшербез?

 (Һөнәрләр турында)

2.Дәрескә тема, максат билгеләү.

 -Киләчәктә сез үзегезгә ошаган, тормыш итәргә кирәкле һөнәрне дөрес сайлап алырга тиеш.  Бүгенге дәрес “Мин киләчәкне ничек күзаллыйм? ” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе булып тора.

-Дәреснең максаты нинди булыр икән?

Максат:

Һөнәрләр турында үзебезнең белемнәрне җыйнап, сочинение язарга әзерләнү.

Бурычлар:

1. Үзеңнең сайлаган һөнәрең турында аңлатып яза белү.

2. Дөрес, тулы җөмләләр белән язу.

3. Һөнәр сайлауга кызыксыну тәрбияләү.

  • Без үзебезнең киләчәкне күзалдына китергәндә, иң элек нәрсә турында уйлыйбыз?  (кем булып эшләвебезне)
  • Һәр кеше кечкенәдән хыялланырга ярата. …….Балалар бакчасына йөргәндә үк инде бала үзенең зур үскәч кем булачагын әйтә башлый, шул уенны уйный.

3. Проблемалы сорау.

  • Һөнәрне нәрсә белән чагыштырыр идегез. Табигатьтәге берәр үсемлек белән туры китереп булмыймы? (Җимеш агачы рәсеме)
  • Атаклы шагыйребез Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигырендә мондый юллар бар:

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

 Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

-Эш агачы дигәч минем күз алдына җимеш агачы килә – алмагач

Слайд. Алмагач рәсеме

-Әйдәгез, агачны игътибар белән карыйк әле. (тамыры, ботаклары, яфрак һәм җимешләре)

4. Сүзлек белән эш

Нәрсә соң ул һөнәр? Нәрсә соң ул профессия? Аңлатмалы сүзлектән табыгыз әле бу сүзләр нәрсә дигәнне аңлата икән?

1 төркем. Һөнәр –

— Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

— Һөнәр – ул белгечлек, профессия.

2 төркем. Профессия —

Профессия — билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.

Һөнәрнең лексик мәгънәсен ачыклау. Аның кул көче белән башкарылган эш икәнен аңладык.   Профессиянең —  билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт икәнен белдек.

5.Өй эшен тикшерү.

    —  Ә хәзер өйгә бирелгән эшләрне тикшереп үтик. Мин сезгә “Кем булырга телисез? ” дигән темага иҗади эш кушкан идем. Берничәгезнең эше белән танышып үтик әле. (1-2 укучыдан өйгә бирелгән иҗади эшне укыту)

6. Ял итү.

-Хәзер әз генә ял да итеп алыйк, шул ук вакытта башларыбызны да эшләтеп алыйк:

“Мәкальләрне  дәвам ит!” уены.

1. Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

2. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.

3. Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

4. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

5. Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.

6. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

7. Хезмәт иясе хөрмәт иясе.

8. Эше барның ашы бар.

9. Эш сөйгәнне ил сөйгән.

10. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.                

7. Дәфтәргә бүгенге числоны языйк.

Сыйныф эше.

Менә бу мәкальләрнең берничәсен дәфтәрләрегезгә язып алыгыз.

8. Һөнәрләрне табу. Игътибарлылыкка эш.

1 төркем.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

9.  Карточкаларда эш.

Җөмләләрне күчереп язарга һәм җөмлә төрләрен әйтергә.

1. Кеше булыр өчен иң кирәкле шарт шул: гыйлемле , бәхетле , тәүфыйклы булу .

2. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер сез ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз .

3.Аңлашыла: без Ризаэтдин Фәхретдин сүзләрен укыдык.

4.Килер шундый көн: без татар халкының белемле кешеләрен тагын да күбрәк белербез.

10. Йомгаклау.

— Дәресебезне йомгаклаганда минем Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигырен дәвам итәсем килә:

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”

-Димәк, безнең киләчәгебез үз кулыбызда икән. Нинди җимешле агач ул матур, сусыл алмалы буламы, әллә алмалары черек , кортлы буламы, барысы да үзебездән тора икән.

11. Рефлексив-бәяләү

— Үзегез сайлаган киләчәкне күрү өчен, үзегез сайлаган һөнәрле булу өчен үзегездә нинди сыйфатлар булу кирәк? Каршыгызда яткан алмаларга шуларны языгыз да, әйтеп алма агачына элеп куегыз.

Киләчәктә барыгызның да уйлаган теләк-хыялларыгыз тормышка ашсын. Һөнәр агачыгыз шулай мул җимешле булсын.

12. Өй эше бирү.

“Мин киләчәкне ничек күзаллыйм?” темасына сочинение язарга.

13. Билге кую. Саубуллашу.

Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз. Билгеләрне сочинениене язып килгәч куям.

— Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *