Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Мастер- класс

  -Исәнмесез, хөрмәтле хезмәткәрләр! Бүген без сезнең белән “Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү яки “Җиң сызганып эшләр чак җитте” дигән мастер-класс уздырырбыз.

   Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя: югары сыйфатлы белем бирү, яңа технлогияләр куллану – бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Ә бүгенге  татар чыгарылыш укучысы нинди булырга тиеш соң? Сез ничек уйлыйсыз: чыгарылыш укучысы нинди булырга тиеш? (креатив, кызыксынучан, эзләнүчән, актив, югары әхлак сыйфатларына ия, белемле)

— Яхшы, җавапларыгыз бик матур. Мин дә сезнең белән килешәм. Чыгарылыш укучысы гореф-гадәтләрне белүче, саклаучы, белемле, зыялы, аралашучан, югары әхлак сыйфатларына ия булырга тиеш.

— Димәк, бүгенге фән һәм техника үсеше, глобальләштерү шартларында телебезнең сафлыгын, чисталыгын саклап калу татар теле укытучысының алдында торган иң зур бурычларының берсе. Бу бурычларны ничек, ни рәвешле хәл итәргә соң? Укучыларны ничек итеп кызыксындырырга?

Бүгенге мастер-классның максаты: татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану белән танышу.

Димәк, тәнкыйди фикерләү технологиясе укучылар алдында әлеге сыйфатларны булдыра: (слайд)

  • төркемнәрдә эшли белү
  • проблеманы чишүне дәлилләү
  • мәгълүматны мөстәкыйльүзләштереп, иҗади фикерләп, нәтиҗәләр ясау

Мондый типтагы дәрес 3 этаптан тора: (слайд)

  1. Кызыксындыру этабы
  2. Төшенү этабы
  3. Рефлексия этабы
  4. Ә хәзер игътибар – тактага (Видеосюжет.1 укучы шигырь сөйли)
  5. Ә хәзер сорау: әлеге язмада игътибарыгызны нәрсә җәлеп итте? (Бу укучы фразеологизмнарны күп кулланды) Димәк, без сезнең белән фразеологизмнар темасы кысаларында тәнкыйди фикерләүне үстерүче алымнарның кулланылышын карап китәрбез.

Моның өчен бүген безнең фокус төркем эшләячәк. Фокус-төркем өстәлендә бүгенге шигырьнең тексты бар. Аның белән янәшә сораулар да куелган. Сез шушы сорауларга җавап бирү юлы белән фишбоун төзисез. Нәрсә соң ул фишбоун? Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә балык скелеты дигәнне аңлата. Әлеге алым сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табарга, күрергә мөмкинлек бирә.

Ул 4 өлештән тора: (слайд)

  1. Балыкның башы – проблема – тема
  2. Өстәге кабыргалар теманың төп төшенчәсе
  3. Астагы кабыргалар төшенчәнең асылын раслаучы фактлар
  4. Балыкның койрыгы – нәтиҗә

Баланың яшь үзенчәлегенә карата фишбоун төрлечә ясарга була. Аны горизоталь рәвештә дә, вертикаль рәвештә дә ясарга мөмкин  һәм инде кечкенәрәк сыйныфларда менә бу төп төшенчәләрне әзер килеш тә бирергә мөмкин. Балалар әлеге сәбәпләрне раслаучы фактларны гына табарга тиеш булалар. Фишбоун алымы сәбәп-нәтиҗә  төшенчәләрен     үзара чагыштырып эшләргә мөмкинлек бирә. Укучыларда тәнкыйди фикерләүне үстерүгә зур этәргеч бирә торган алымнарның  берсе.

Фокус –төркем үзенең эшен башлап җибәрә. Рәхим итегез. Безнең фокус төркемебез эшли торган арада  без сезнең белән синетика алымы белән эшләп алырбыз. Нәрсә соң ул синетика? Төрле төрдәге предметларны берләштерү дигән сүз.

Структура: (слайд)

-Кара

-Чагыштыр

-Нәтиҗә яса

Кабатлыйбыз: кара, чагыштыр, нәтиҗә яса.

Тагын бер кабатлыйбыз: кара, чагыштыр, нәтиҗә яса.

Хәзер мин сезгә предметлар тәкдъдим итәм. (Подноста: ваза белән чәчәк, самолет, бал, суган, акча капчыгы (копилка). Фикерләшәсез. Тактада(слайд) язылган үрнәк буенча җавап бирәсез.

Фразеологизм ул ………… нәрсәгә ошаган, чөнки ………….(слайд)

Төркемнәрдә фикерләшәсез. (сөйләшәләр). Парларда сөйләшүне туктатабыз.

Төркемнәр җавап бирә:

  • Фразеологизм чәчәккә ошаган, чөнки алар чәчәк кебек матур, димәк, алар телебезнең бизәге.
  • Фразеологизм  самолетка ошаган. Алар самолет кебек канатлы. Без аларны канатлы сүзләр дибез.
  • Фразеологизмнарны мин суганга ошаттым. Алар суган кебек ачы һәм файдалы. Димәк, без аларны балаларны тәрбияләгәндә куллана алабыз.
  • Фразеологизм балга ошаган. Бал кебек татлы. Аларны кемнедер мактаганда файдаланып була.
  • Фразеологизмнарны  акча капчыгына ошаттым, чөнки алар телне баета. Аларны күбрәк куллансак, телебез дә баерак була.

Хәзер сүзне фокус- төркемгә бирәбез. (Фокус-төркем сөйли. Фишбоун буенча. Рәсем кулларында):

  • Безнең тема: фразеологизмнарның төп билгеләре.

Төп төшенчә:  таркалмый, тотрыклы, икенче төшенчә 1 сүз белән атый.

Таркатсаң, мәгънә югала.

2. 1 сүз белән алыштырырга мөмкин.

3. күчерелмә мәгънәгә ия.

4. Трай  тибү – бить баклуши  идиома  була.

5. Фразеологизмнар – тел байлыгы.

Нәтиҗә: Фразеологизмның 5 билгесен таптык:

  1. Тотрыклы сүзтезмә, таркалмый.
  2. 1 сүз белән алыштырырга була
  3. күчерелмә мәгънәгә ия
  4. рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә ителми торган фразеологизмнар идиома була.
  5. Алар тел байлыгы
  • Нәрсә кыенлык тудырды? (Төркемнәр җавап бирә)
  • Дәрестә балаларга  кыенлык тудырып, аларны уйларга мәҗбүр итәбез.

Хәзер төркемнәрдә фикерлисез һәм үрнәк буенча җавап бирәсез. (Төркемнәр үрнәк буенча җавап бирә)

Г.Ибраһимов (слайд)

 «Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү  – мөгаллим бирә ала торган  хезмәтләрнең иң зурысы»      Г.Ибраһимов

Дәресебезнең рефлексия өлешенә килеп җиттек. Моның өчен без сезнең белән 6 түбәтәй алымын кулланырбыз. Өстәлләрдәге торган түбәтәйне киябез һәм үзегезнең түбәтәй таләп иткән сорауларга гына җавап бирәбез.

— Эшне ак түбәтәйдән башлыйк. (слайд укый) Ак түбәтәй мәгълүмат. Нәрсә белдек?

—  Фишбоун турында белдек, кара, чагыштыр, нәтиҗә яса структурасы белән таныштык.

-Сүзне кызыл түбәтәйгә бирәбез.  (слайд) Кызыл түбәтәй эмоцияләр дигән сүзләр.

-Миңа дәрестә күңелле булды. Мин бик шат.

— Сүз зәңгәр түбәтәйгә. (слайд) Зәңгәр түбәтәй процессны белдерә.

-Без дәрестә тәнкыйди фикерләү алымнары белән таныштык.

— Сүзне кара түбәтәйгә бирәбез. Ул –тәнкыйть.

— Мин шуны аңламадым. Фишбоун алымы татар теле дәресләре өчен кулаймы?

-Яшел түбәтәй. Яшел түбәтәй – креативлык.

— Фразеологизмнарны өйрәнгәндә мин эйр-ар-гайд һәм фреер моделен кулланыр идем.

-Сары түбәтәй – позитив.

-Кара, чагыштыр, нәтиҗә яса структурасы миңа ошады. Мин аны үз дәресемдә кулланачакмын.

Дәрес ахырында шуны әйтәсем килә:

  • Бөтен инициативаны үз кулыгызга

алмагыз, шул вакытта гына укучылар үзләрен

иркен хис итәр, мөстәкыйльлеккә омтылыр.

-Укытучы белем тапшыручы түгел, белем алуга шартлар тудыручы.

Онытмагыз: дәрестә баланың тормышы дәвам итә.

  • Бөтен инициативаны үз кулыгызга

алмагыз, шул вакытта гына укучылар үзләрен

иркен хис итәр, мөстәкыйльлеккә омтылыр.

-Укытучы белем тапшыручы түгел, белем алуга шартлар тудыручы.

Онытмагыз: дәрестә баланың тормышы дәвам итә.

          Бүген без сезнең белән юкны бушка аудармыйча, җиң сызганып эшләдек. Мастер-класс ахырына бераз ялыксак та, чыгырдан чыкмадык, ә үзебезне кулга алып, эшебезне дәвам иттек. Арабызда башкаларның эшләренә бармак аша  караучы булмады. Рәхмәт сезгә!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.