Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре

1нче слайд.

Татар теле.  6нчы  сыйныф. Татар сыйныфы.

Тема: Мөстәкыйль сүз төркемнәре: сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре./  Самостоятельные части речи: имя числительное, местоимение, глагол, звукоподражательные слова.

Максат.

1) дидактик максат: укучыларга мөстәкыйль сүз төркемнәре: сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре турында аңлату, сүз төркемнәре классификацияләргә өйрәнү, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре турында тирән мәгълүмат алу;

2) үстерелешле максат: өйрәнгәнелгән кагыйдәләрне сөйләмдә актив куллану, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык арттыру;

3) тәрбияви максат: балаларның күзәтүчәнлеген, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү, һәрвакыт эш урынының чиста, уку-язу әсбапларың җыйган һәм тәртип белән куелган булуына ирешү, башкаларның җавабын тыңлый белергә өйрәнү.

Бурычлар:

1) тема буенча  яңа грамматик күнекмәләрне формалаштыру, бу грамматик структураларны ныгыту;

2) тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү;

3) логик фикерләү сәләтен үстерү;

4) иҗади активлыкларын үстерү;

5) танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

6) аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Метапредмет: Дәрес темасына бәйле төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдәне формалаштыру,  математика фәне белән бәйләү, бию сәнгате элементларын куллану. 

Предмет гамәлләре.  Укучыларга мөстәкыйль сүз төркемнәре: сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре турында төшенчәне аңлату, мөстәкыйль сүз төркемнәре: сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре төркемнәре турында тирән мәгълүмат алу; сүз төркемнәрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; телдән сөйләү барышында татар әдәби теленең нормаларын үтәү морфология бүлеге буенча башлангыч сыйныфларда  алган белемнәрне ныгыту.

Танып белү гамәлләре. Мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү.

Коммуникатив гамәлләр. Иптәшенең гамәлләрен бәяләү, аралаша һәм аңлый белү.

Регулятив гамәлләр. Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм, аларга ияреп, гамәлләр кылу.

Шәхескә кагылышлы гамәлләр. күнегүләр эшләгәндә һәм сорауларга җавап биргәндә, сөйләм төзелешенә игътибарны арттыру, сөйләмне камилләштерүгә омтылу, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, белемнәрне системалаштыру.

Материал: компьютер,   презентация

Дәреснең тибы: Яңа тема аңлату.

                                         Дәрес барышы

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

2 нче слайд.

  Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, хәерле көн,

Телик бер-беребезгә.

Якты кояш ал нурларын

Сибә шат йөзебезгә!

-Исәнмесез, хәерле көн,

Тирән мәгънәле сүзләр!

Бары шатлык нуры гына

Чәчсеннәр сезнең күзләр!

  -Исәнмесез, кадерле укучылар! Бүгенге дәрестә сезне күрүемә шатмын.   Барыгыз да мине яхшы ишетәме?

2. Белемнәрне актуальләштерү

  Белем дәрәҗәсен, укучыларның сүзлек запасын ачыклау өчен әңгәмә.  Әңгәмә вакытында алдагы дәресләрдә һәм башлангыч сыйныфларда алган белем базасы тикшерелә. Укытучы сораулар бирә, укучылар телдән җавап бирәләр.

 -Укучылар, алдагы дәресләрдә һәм башлангыч сыйныфларда үзләштергән материалны искә төшерик әле. Мин сораулар бирәм, сез, кул күтәреп кенә, сорауларга җавап бирерсез.

3 нче слайд.

1. Грамматиканың нинди бүлеген өйрәнәбез? (Морфология.)

2. Морфология нәрсә өйрәнә? (Сүз төркемнәрен өйрәнә.)

3. Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар? (Җиде.)

4. Узган дәрестә нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? (Исем, сыйфат, рәвеш.)

4 нче слайд.

Тикшерү.

-Молодцы! Җавапларыгыз бик дөрес. Миңа сезнең бер-берегезне бүлдерми генә җавап бирүегез бик ошады.

3. Проблемалы  ситуация булдыру.  

— Укучылар, микрофоннарны сүндерәм. Минем рөхсәттән башка кабызмыйбыз.

 — Кагыйдәләр аңлашылдымы?  Кул күтәрегез!

— Яхшы! Ә хәзер игътибар экранга! «Нәрсә белдерә?» дигән сорауга җавап эзләргә туры киләчәк.  Сүзләр төркемләп бирелә, ә сез аның нәрсә белдерүен атарга тиеш буласыз.

5 нче слайд.

1. Апа, китап, бала, дәфтәр — (Предметны яки затны белдерә)

2. Матур, кызыл, ак, батыр — (Предметның билгесен)

3. Тиз, ашык-пошык, күп, быел — (Билгенең яки эш- хәлнең билгесен)

4.  Чаба, йоклый, утыра, ашый — (Предметның хәрәкәтен, хәл- торышын)

5. Биш, унар, алтынчы, икешәр — (Предметның санын, исәбен)

6. Мин, шундый, ничек, монда (Предметны, затны, билгене, санны  һ.б. белдерүче сүзләрне алыштырып килә ала)

7. Карр, мияу,  бак-бак, тсс- (Төрле тавышларны белдерә)

6 нчы слайд.

Тикшерү.

— Укучылар,  без әлеге атап киткән сүзләр төркемнәреннән кайсыларын узган дәрестә өйрәндек?  (Беренче, икенче, өченче төркемне.)

— Алар ничек аталды? (Исем, сыйфат,рәвеш.)

-Ә кайсыларын без әле өйрәнмәдек? (Дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче төркемне.)

— Аларны ничек атар идек? (Фигыль, сан, алмашлык  һәм …)

— Ни өчен соңгысында тукталып калдыгыз? (Чөнки ничек аталганын белмибез.)

-Бу сүзләрне икече төрле ничек атап булыр иде? (Нәрсәнеңдер тавышы.)

— Тавыш – хәзер бу сүзне икенче сүз белән алмаштырыгыз. (Аваз)

— Димәк, бу предметлар аваз чыгаралар. Ә без, кешеләр, ул авазларны кабатлыйбыз, ягъни аларга ияреп сүзләр ясыйбыз. Хәзер әйтегез инде, бу сүзләр ничек  барлыкка килгән? (Без башка җан ияләре, предметлар чыгарган авазларга ияреп, сүзләр ясыйбыз.)

— Авазларга ияреп ясалганга күрә, аларны ничек атыйбыз инде? (Аваз ияртемнәре.)

4. Тема, максат, бурычларны билгеләү

  Дәреснең темасын, максатын формалаштыру.

— Димәк, бүгенге дәресебездә без өрәнмәгән нинди сүз төркемнәрен тирәнтен өйрәнәчәкбез?  (  Фигыль, сан, алмашлык  һәм  аваз ияртемнәрен)

5. Яңа теманы өйрәнү        

  -Укучылар, дәфтәрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

7 нче слайд.

Тема: Мөстәкыйль сүз төркемнәре: сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре.

— Укучылар, игътибар экранга! Бирелгән табышмаклардан саннарны үзләре ачыклап  килгән сүзләре белән күчереп языгыз. бу эш өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.

8 нче слайд.

Иген чәчте биш малай, урдылар ике агай.

Бер атасы, бер анасы, ничә йөз мең баласы.

Кечкенә генә сарай, эчендә бии утыз ике малай.

Беренче бирем: табышмакларның җавапларын әйтегез һәм сорауларга телдән җавап бирегез.

9 нчы слайд.

Кулдагы бармаклар, күзләр, кояш, ай һәм йолдызлар, авыз һәм тешләр.

10 нчы слайд.

         — Укучылар, сорауларга җавап биреп карый әле.

         — Сыйфат ачыклап килгән исем ничек атала? (Сыйфатланмыш.)

— Димәк,  сан ачыклап килгән исем ничек атала? (Саналмыш.)

—  Сан ачыклап килгән исемнәр нинди санда килгән? (Берлек)

— Димәк, сан ачыклап килгән исемнәр берлек санда гына килә.

— Ясалышы ягыннан ясалма саннар була аламы? (Юк)

— Димәк, ясалышы ягыннан саннар ничә төрле була һәм ниндиләр? (4: тамыр, кушма, парлы, тезмә).

— Алты, алтынчы, алтышар, алтау, алтылап. Бу саннар турында нәрсә әйтә аласыз? (алты- төгәл исәпне  белдерә, алтынчы- санау тәртибен, алтышар- бүлеп бирүне, алтау -бергә җыелуны, алтылап якынча исәпне.)

— Хәзер кыскача, бер сүз белән генә әйтеп карыйк әле. (алты- исәп, икенче төрле микъдар, алтынчы -тәртип, алтышар-бүлем, алтау-җыю, алтылап- чама.)

 — Бу- сан төркемчәләре.

— Саннарның саналмышы була дидек. Барлык саннарның да саналмышы була ала микән? (Җыю санының саналмышы булмый)

11-12 нче слайдлар.

Тикшерү.

Икенче бирем.

-Ә хәзер, алмашлык турында бер әкият тыңлап китегез.

13нче слайд.

Борын-борын заманда алмашлыкның бер дусты да булмаган, аңа бик күңелсез, ямансу булган. Көннәрдән бер көнне ул юлга, дуслар эзләргә чыккан, атнаның һәр көнендә ул үзенә яңа дуслар тапкан, шул көннән башлап ул дусларыннан бер дә аерылмый, алар белән гел бергә икән, гел бергә булганга, әлеге дусларны алмашлыкның төркемчәләре дип атаганнар.

— Әйтегез әле,  укучылар, атнада ничә көн? Димәк, алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? Дөрес, укучылар, алмашлыкның мәгънә ягыннан җиде төркемчәсе бар.

— Тактага карагыз, анда алмашлыкның төркемчәләре  бирелгән. Укучылар, карагыз әле, төркемчәләрнең  сүзләре буталып беткән, аларга ярдәм итик әле, буталган алмашлыкларны үз ияләренә дөресләп кайтарыйк.

14нче слайд.                                                 15 нче слайд.

                                              Тикшерү.

Затберкем
Тартымкемдер
Сораубөтенесе
Күрсәтүсинеке
Билгеләүмин
Билгесезлекбу
Юклыкнинди
Затмин
Тартымсинеке
Сораунинди
Күрсәтүбу
Билгеләүбөтенесе
Билгесезлеккемдер
Юклыкберкем

-Яхшы! Бик дөрес. хәзер алмашлыкларның грамматик категорияләрен атап китик. (1. Сүз төркемнәрен алыштырып килә. 2. Ясалышы ягыннан  5 төрле була (тамыр, парлы, ясалма, кушма, тезмә) 3. 7 төркемчәсе була. 4. Барлык җөмлә кисәге булып килә ала.)

  Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез.

Хәтерләсәгез, без кайбер татар теле дәресләрендә саннарны үзебезнең татар теле белән дә бәйлибез.

Бүгенге дәрестә дә мин сезнең игътибарыгызга саннар тәкъдим итәм. Әлеге саннар белән фигыль арасында нинди уртаклык бар? Баштан бирелгән текстны укып чыгабыз.  Игътибарлы булыгыз, аннан соң бирем эшлибез.

Өченче бирем.

16 нчы слайд.

Фигыльләр эш яки хәлне төрлечә белдерәләр, һәм, шуңа карап аларның төрләнеше дә, җөмләдәге роле дә төрле була. Ясалышы ягыннан фигыльләр 5 төрле була (тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә). Шулай ук фигыльнең 5 юнәлеше бар (төп, кайтым, төшем, уртаклык, йөкләтү). Татар телендә барлыгы 7 фигыль төркемчәсе бар (хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив) Барлык фигыльләр дә ике төркемгә бүленә: билгеле, билгесез һәм берлектә һәм күплектә. Алар ике төрле була: затланышлы, затланышсыз.

— Укып чыктыгызмы? Мин саннарны атыйм, ә сез укыган тексттан чыгып аларны атагыз. Кем игътибарлы икән, карыйк әле. Ике!    (2— фигыль ике төркемгә бүленә – затланышлы, затланышсыз, берлектә һәм күплектә килә, барлыкта һәм юклыкта килә, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең 2 төре бар: билгеле һәм билгесез)

— Яхшы! 3!  (фигыль 3 заманда килә ала, затланышлы фигыльләр 3була)

4!  (4затланышсыз фигыльләр саны.)

5! (5- фигыль юнәлеше, ясалышы ягыннан 5 төрле була)

— 7!  (7 фигыль төркемчәсе бар.)

Дүртенче бирем.

— Тагын бер сүз төркеме бар, укучылар. Ул — аваз ияртемнәре.

17 нче слайд.

Бак – бак, шыбыр – шыбыр, гөлт, ялт – йолт, әлҗе – мөлҗе, кәк – күк, елык- елык.

— Бу аваз ияртемнәрен ике төркемгә бүләргә кирәк.   Нинди билгеләренә карап бүлеп була икән? (Тавыш чыгару һәм төс күрсәтүенә.)

18 нче слайд.

Бу кошларның исемнәре ничек? (Карга, тукран)

Сез ничек уйлыйсыз. Аларның исемнәре ничек ясалган?

Димәк, аваз ияртемнәренең тагын нинди билгесе белән таныштык, алар нәрсәгә ярдәм итәләр? (Яңа сүзләр ясарга ярдәм итәләр, ягъни алардан яңа сүзләр ясалалар.)

Чылтыра, тыкылда, мышна, доңгылда, кыткылда, чыңла, ялт итү, гөж килү – болар нинди сүз төркемнәре? (Фигыльләр)

Балалар, әйдәгез хәзер аваз ияртемнәре турында белемнәребезне бер системага салыйк. 

19 нчы слайд.

1. Аваз ияртемнәре – мөстәкыйль сүз төркемнәре.

2. Кешеләр, кошлар, хайваннар, башка предметлар чыгарган авазларга охшатып ясалган сүзләр.

3. Тавыш һәм төс (образ) тасвирларын белдерәләр

4. Аваз ияртемнәреннән яңа сүзләр ясап була – исемнәр, фигыльләр.

Физкультминутка

—   Ә хәзер физкультминут, без ял итәбез кулларны шапылдатып, аякларны тыпырдатыйк. Мин нинди сан әйтәм, шул чаклы кабатлыйбыз.

— Физкультминут барышында нинди сүз төркемнәрен кулландык? (Сан, фигыль һәм аваз ияртемнәрен)

6. Яңа теманы ныгыту

         -Укучылар,  сез бирелгән сүзләрне бирелгән сүз төркемнәренә бүлеп, 5 баганага язарга тиеш буласыз Бу эш өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә.

20 нче слайд.

1. Күнегү эшләү.

Сүзләр:  Ун, бии,  мияу, даңгыр – доңгыр, менә, унике, мин, шыбыр – шыбыр, егерме, казып ала, өченче,   аныкы, чапса, нәрсә,  тып – тып, бар                          

21нче слайд.

Җаваплар тикшерелә:

саналмашлыкфигыльАваз ияртемнәре
    
    
    

Тикшерү.

7. Өй эше бирү.

22нче слайд.

1 вариант.

1.  Сан, алмашлык, фигыль,авз ияртемнәре сүз төркемнәренә 5 әр сүз языгыз.

2. Шул сүзләрне кертеп, «Урманда» темасына кечкенә хикәя язарга.

2 вариант.

1.  Сан, алмашлык, фигыль,авз ияртемнәре сүз төркемнәренә 3 әр сүз языгыз  

2. Шул сүзләрне кертеп, «Урманда» темасына кечкенә хикәя язарга.

3 вариант.

1.  Сан, алмашлык, фигыль,авз ияртемнәре сүз төркемнәренә 2 әр сүз языгыз.

8. Рефлексия, бәяләү, үзбәя.

22нче слайд.

— Бүген дәрестә нәрсә белдек?

— Алмашлыкларның грамматик категорияләрен атагыз.    

—  Саннар турында нәрсә белдегез?

—  Аваз ияртемнәре нинди ике төркемгә бүленә?.    

Билге кую. Хәзер, укучылар, дәфтәрегезгә күз салыгыз. Әгәр дә сез барлык күнегүләрне дә эшләргә өлгергәнсез икән, димәк бишлегә үзләштергәнсез. Сезгә өй эшенең 1в. сайларга тәкъдим итәм. Дүртлегә — 2в. ны, 3 билгесе алсагыз,3 в. сайларга тәкъдим итәм.

Өй эшен эшләгәч, фотога төшереп,  миңа ватсапка җибәрүегез сорала.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.