Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Мəңге яши Тукай безнең күңеллəрдə

(Г.Тукайның тормыш юлына һəм иҗатына багышланган əдəби – музыкаль монтаж)

1нче алып баручы.

Əйт азан! Таң атты, кошлар да уянып сайрасын,

Кычкырып моңлан: һава, җир – күк аһəңне тыңласын!

Изге тəкбир яңгырасын, барсын Ходайның каршына!

Һəм матур таң атканын һəркем ишетсен, аңласын!

2 нче алып баручы.

Мен манараң өстенə, хəсрəтле җырчы, əйт азан!

Моң белəн яңгырат, уят тизрəк татарлар дөньясын!

Əйт азаныңны, шагыйрь! Таңга калсын бар галəм!

Таулар – урманнар, сулар, кырлар азаннан яңгырасын!

Сəхнə артында «Тəфтилəү» көе яңгырый.

1 а.б.

Хак Тəгалə əмере белəн җиргə раушан йолдыз иңде,

Бу сəгатьтə Кушлавычта дөньяга бер Шагыйрь килде.

2 а.б.

Үткəннəрдəн килəчəккə барып җитте Хəтер нуры,

Кабындырды Өмет шəмен, йөрəклəргə үтеп туры…

1 а.б.

Əмма лəкин татарга илчеңне биргəнсең, Ходай!

Пəйгамбəрлəр нəселеннəн булгандыр ул безнең Тукай.

«Тукай маршы» ишетелə.

1 нче укучы.

Тарих бик күп исемнəрне белə,

Бөек исемнəргə дөнья бай;

Сəнгать дөньясында маяк булып,

Мəңге яши, яшьни яшь Тукай!

2 у.

Шигъре Лермонтов вə Пушкин –

Олугъ саф диңгез ул;

Хəзрəте Пушкин вə Лермонтов,

Тукай — өч йолдыз ул!

3 у.

Халкым күңленə ак нур сиптең,

Кара төндə булдың якты ай;

Шаулы язның сүнмəс тугаедай,

Мəңге дəртле җырчы син, Тукай!

4 у.

Үксез тормыш читкə типкəн чакта,

Иркəлəде мине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.

5 у.

Урам ташларыннан эзлəмəгез,

Тукай баскан утлы эзлəрне.

Йөрəклəрдəн аны сез эзлəгез,

Йөрəклəрдə — Тукай сүзлəре.

6 у.

Чал Иделдə бозлар ташкан чакта,

Килгəн чакта җиргə җылы май;

Шигырь бəйрəмнəре үткəрəбез,

Яшəтəбез сине, яшь Тукай!

«Бəйрəм бүген» җыры яңгырый.

7 у.

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсə дə, хəлдəн тайсам да, —

Күңелем минем япь – яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хəлдəн таймас…

1 а.б.

Кыска гына гомере эчендə күп əсəрлəр иҗат иткəн шагыйрь гомере буе михнəттə һəм газапта яшəгəн. Иске тормыш шартларында язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан – суккан…

2 а.б.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендə Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа. Озак та үтми аның əтисе үлеп китə. Ул чакта Габдулла биш айлык бала була.

Башына кəлəпүш, өстенə камзул, аягына читек кигəн бер укучы, кечкенə Габдулла ролен башкаручы, тамашачылар алдына чыгып баса һəм сөйли башлый.

Нəни Тукай. Мин кышкы көннəрдə төнлə яланаяк, күлмəкчəн көенчə тышка чыгам икəн дə бераздан өйгə кермəкче булып ишеккə килəм икəн. Əмма ишекне ача алмыйм. Аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икəн. Шуннан əби – карчыкның: «Кадалмас əле, килмешəк!» — дигəн сүзлəрен ишетəм. Ул мине үзе телəгəн вакытта орыша – орыша кертə икəн…

1 а.б.

Бераздан Габдулланы əнисе үз янына Сасна авылына алдыра. Озакламый аның əнисе дə үлə.

    Нəни Тукай. Əни үлгəч, мин бөтенлəй ятим булып калдым. Шуннан соң үги əти мине Өчиле авылындагы бабам йортына кайтарды. Бу гаилəдə артык кашык булуымны бик тиз сизеп алдым. Үги əбинең алты күгəрчене арасында мин бер чəүкə булганга, мине еласам юуатучы, иркəлəним дисəм сөюче, ашыйсым – эчəсем килсə, кызганучы бер дə булмады, мине эттелəр дə төрттелəр…

    Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, мине Казанга озаттылар.

   Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шул ук вакытта кызык кына да үткəн.

Сəхнə артыннан берничə кат көчле тавыш яңгырый: «Асрамага бала бирəм, кем ала?»

Сəхнəгə 2 укучы бала чыгып баса. Берсе – малай, берсе – кыз бала.

Укучы малай.

Асрамага бала, əй кем ала?

Язмыш кырыс, язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбаларны

Алып китə иде кай тараф?

Укучы кыз.

Үксез ятим –

Кемгə бала кирəк? –

Дип, язмышың сине рəнҗеткəн.

Ул чак язмыш – үзе тере ятим;

Кемнəрдəндер җылы сүз көткəн.

Укучы малай.

«Асрамага бала бирəм! – диеп,

Кем ала?» — дип сатып йөргəннəр.

Əй язмышның шомлы агышы!

Бөеклекнең алтын ярлары…

Гомерендə — халкы язмышы,

Җырларында – халкы моңнары.

Курайда «Тәфтиләү» көе яңгырый.

1 а.б.

Габдулланы Казанның Яңа Бистəсендə яшəүче Мөхəммəтвəли абый белəн аның хатыны Газизə апа алып китəлəр. Монда бераз яшəгəч, яңа əти — əнилəре берьюлы авырып китə. Алар, əгəр үлə калсак, бу бала ялгыз калыр дип, аны кире авылга — Өчилегə озаталар. Шуннан Габдулланы Сəгъди абзый үзенə Кырлайга алдыра. Шагыйрь бала вакытында күргəн вакыйгаларны үскəч үзенең əсəрлəрендə чагылдыра.

8 у.

Һич сине куркытмасыннар шүрəле, җен һəм убыр;

Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.

Син əле үс һəм укы күп, шунда аңларсың барын;

Мəгърифəт нуры ачар күп нəрсəлəрнең ялганын.

Бер укучы «Гали белəн Кəҗə» шигырен сөйли.

2 а.б.

Кырлайда яшəгəн вакытында ишеткəннəрен Тукай атаклы «Шүрəле», «Су анасы» əсəрлəрендə сурəтли.

1 а.б. «Шүрəле» поэмасы буенча композитор Фəрит Яруллин балет яза. Ул балет, сəхнəгə куелгач, бөтен дөньяга таныла.

Г.Тукай — өлкəннəрнең дə, балаларның да яраткан шагыйре. Без аның шигырьлəрен яттан өйрəнəбез, аларның күбесе көйгə салынган.

Бəхетле шул баладыр, кайсы дəресенə күңел бирсə,

Мөгаллимне олугъ күрсə, белергə кушканын белсə…

Ике кыз «Бала белəн Күбəлəк» шигырен рольлəргə бүленеп башкаралар.

2 а.б.

Г.Тукай үзенең əсəрлəре аша балаларны хезмəтне, табигатьне, хайваннарны яратырга өнди. Шулай итеп, ул укучыда күркəм сыйфатлар тəрбиялəргə тырыша.

9 у.

Тынма, эшлə, и сабый! Бел, Тəңредəн эшлəргə — көн,

Эшлəп аргачтан, бирелгəндер тыныч йокларга – төн.

Иртə торгач та язарга, дəресең укырга тотын;

Тынма, эшлə, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.

Күр, ничек эшли кояш: иртə таң аттыра,

Көнозын күктə йөзə һəм көн буенча яктыра.

Син кояштан үрнəк алсаң, иҗтиһад итсəң һаман,

Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!

 «Иртә» җыры башкарыла.

1 а.б.

Габдулла Тукай иҗат эшенə 1905 елда Уральскида типографиядə эшлəгəндə керешə. 1907 елның көзендə ул Казанга кайта.

Бер укучы «Пар ат» шигырен сөйли.

2 а.б.

Г.Тукай — милли шагыйрь. Ул халкыбызны, аның хезмəтен, гореф – гадəтлəрен, бай телен, сəнгатен чын күңелдəн ярата, аны өйрəнə.

 «Туган авыл» җыры башкарыла.

 1 а.б.

Г.Тукайның əсəрлəре бик күп теллəргə тəрҗемə ителгəн. Ул татар халкының гына түгел, башкорт һəм азəрбайҗан, казакъ һəм үзбəк, кыргыз һəм украин халыкларының да яраткан шагыйренə əйлəнгəн.

2 а.б.

Үзенең кыска гына гомеренең һəр минутын Тукай халыкка багышлады.

Шагыйрь халык иҗатына, халык теленə, туган телгə тирəн мəхəббəт белəн карады һəм аның бөеклегенə дан җырлады. Шуңа күрə халкым аны үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте.

1 а.б.

Габдулла Тукайның безнең арабыздан китүенə 97 ел тула. Лəкин шагыйрьнең үлемсез əсəрлəре шигырьлəре безнең йөрəгебездə мəңгелек урын алды. Бүген карты да. яше дə Тукайны укый һəм аны олылап искə ала.

                                  «Туган тел» җыры башкарыла.

                                                                                                Фәрзиева Алсу Габделбәровна

                                                                                           татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                                                     Балтач районы Салавыч урта белем бирү мәктәбе.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.