Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Графика һәм орфография турында төшенчә. Телнең орфографик нормалары. Баш һәм юл хәрефләрен куллану. Сүзне юлдан — юлга күчерү кагыйдәләре

1нче слайд.

Татар теле.  6 нчы  сыйныф. Татар сыйныфы.

Укытучы: Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы, Балтач муниципаль районы “Салавыч  күппрофильле лицее” ның югары категорияле туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: Графика һәм орфография турында төшенчә. Телнең орфографик нормалары. Баш һәм юл хәрефләрен куллану. Сүзне юлдан — юлга күчерү кагыйдәләре. / Общие сведения о графике и орфографии. Орфографические нормы языка. Употребление строчных и прописных букв. Правила переноса.

Максат.

1) дидактик максат: укучыларга графика һәм орфография турында төшенчәне аңлату, баш һәм юл хәрефләрен язуда дөрес куллана белүләренә ирешү, сүзне юлдан — юлга күчерү кагыйдәләрен искә төшерү, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;

2) үстерелешле максат: өйрәнгәнелгән кагыйдәләрне сөйләмдә актив куллану, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык арттыру;

3) тәрбияви максат: балаларның күзәтүчәнлеген, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү, һәрвакыт эш урынының чиста, уку-язу әсбапларың җыйган һәм тәртип белән куелган булуына ирешү, башкаларның җавабын тыңлый белергә өйрәнү.

Бурычлар:

1) тема буенча  яңа грамматик күнекмәләрне формалаштыру, бу грамматик структураларны ныгыту;

2) тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү;

3) логик фикерләү сәләтен үстерү;

4) иҗади активлыкларын үстерү;

5) танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

6) аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предмет гамәлләре.  Татар телендә графика һәм орфография кагыйдәләрен белү; телнең орфографик нормаларын белү; баш һәм юл хәрефләрен  язуда дөрес куллана белү; сүзне юлдан — юлга күчерү кагыйдәләрен искә төшерү; фонетика бүлеге буенча алган белемнәрне ныгыту.

Танып белү гамәлләре. Мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү.

Коммуникатив гамәлләр. Иптәшенең гамәлләрен бәяләү, тыңлый һәм аңлый белү.

Регулятив гамәлләр. Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм, аларга ияреп, гамәлләр кылу.

Шәхескә кагылышлы гамәлләр. Сүзләрне дөрес басым  һәм интонация белән укый белү.

Шәхси УУГ: Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру, иптәшеңнең җавабын тыңлый белергә өйрәнү.

Материал: компьютер,   ZOOM.

Дәреснең тибы: Яңа тема аңлату.

                                         Дәрес барышы

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

2 нче слайд.

  Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

-Исәнмесез, кадерле укучылар! Ничек хәлләрегез? Дистант уку авыр түгелме? Бүгенге дәрестә сезне күрүемә шатмын.   

2. Белемнәрне актуальләштерү

  Белем дәрәҗәсен, укучыларның сүзлек запасын ачыклау өчен әңгәмә.  Әңгәмә вакытында фонетика курсы буенча алдагы дәресләрдә алган белм базасы тикшерелә. Укытучы сораулар бирә, укучылар телдән җавап бирәләр.

 -Укучылар, үткән дәресләрдә үзләштергән материалны искә төшерик әле. Мин сораулар бирәм, сез, кул күтәреп кенә, сорауларга җавап бирерсез.

— Фонетика нәрсәне өйрәнә? (Авазларны.)

— Татар телендә ничә сузык, ничә тартык аваз бар? (12/28)

-Сингармонизм законы нәрсәне өйрәнә? (Сүздә сузык авазларның калынлыкта һәм нечкәлектә ярашуын.)

— Авазлар ничә төркемгә бүленә? Ниндиләргә? (Ике төркемгә. Тартык  һәм сузык.)

-Сузык авазлар әйтелеше ягыннан нинди булалар? (Калын һәм нечкә, озын һәм кыска, югары һәм түбән күтәрелешле, алгы һәм арткы рәт.)

-Тартык авазлар әйтелеше ягыннан нинди булалар?( Яңгырау һәм саңгырау, парлы һәм парсыз, ирен-ирен, ирен-теш, тел-теш, сонор, тел-аңкау, кече тел, тел арты, тел уртасы һ.б.)

-Татар телендә ничә иҗек калыбы бар? (6.)

-Молодцы! Җавапларыгыз бик дөрес. Миңа сезнең бер-берегезне бүлдерми генә җавап бирүегез бик ошады, ләкин кайберләрегез дәрестә үзен тота белми икән әле.

3. Проблемалы  ситуация булдыру.   

  Укытучы укучыларны дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыра.

3 нче слайд.

-Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Сез анда дәрестә дөрес утыру кагыйдәләрен күрәсез.  Эчтән генә шушы кагыйдәләрне укып чыгыгыз әле.

— Укучылар, микрофоннарны сүндерәм. Минем рөхсәттән башка кабызмыйбыз.

 — Кагыйдәләр аңлашылдымы?  Кул күтәрегез!

-Укучылар,  дөрес утыру кагыйдәләре белән таныштык. Сез ничек уйлыйсыз, дөрес уку һәм дөрес язу кагыйдәләре бармы? (Бар.)

-Авазларның дөрес әйтелешен нәрсә тикшерә? (Орфоэпия.)

4 нче слайд.

-Укучылар, ребус чишеп алыйк әле. Нинди сүз килеп чыгар икән? (Графика.)

— Ә татар телендә «Графика» нәрсәне аңлата икән? Бу сорауга җавап бирер өчен «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нә күз салабыз. Игътибар экранга.

5 нче слайд.

Анда графикасүзенең мондый ике мәгънәсе күрсәтелә:

1) язу;

2) хәрефләрнең язылу рәвеше.

-Димәк, орфоэпия авазларның дөрес әйтелеше кагыйдәләрен өйрәнсә, дөрес язу кагыйдәләрен нәрсә өйрәнә инде? (Орфография.)

-Әйдәгез, шул ук сүзлектән орфография сүзенең аңлатмасын да карап үтик. Игътибар экранга.

  6 нчы слайд.

Орфография билгеле бер телдәге сүзләрне дөрес язуның гомуми кабул ителгән кагыйдәләр системасы.        

4. Тема, максат, бурычларны билгеләү

  Дәреснең темасын, максатын формалаштыру.

  -Укучылар, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән нинди ике терминны карап киттек? (Графика һәм орфография.)

-Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Графика һәм орфография.)

-Нәрсәләр өйрәнәбез инде бүгенге дәрестә? (Графика һәм орфография турында  өйрәнәбез).

Шулай ук башлангыч сыйныфларда өйрәнгән баш һәм юл хәрефләрен куллану һәм сүзне юлдан — юлга күчерү кагыйдәләрен дә искә төшереп үтәрбез.

 5. Яңа теманы өйрәнү        

  -Укучылар, дәфтәрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

7нче слайд.

Тема: Графика һәм орфография турында төшенчә. Телнең

орфографик нормалары. Баш һәм юл хәрефләрен куллану. Сүзне юлдан — юлга күчерү кагыйдәләре.

1. Сүзлек диктанты.

  Укытучы сүзләр әйтә, укучылар, өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, диктант язалар.

-Әйдәгез әле, эшләребезне тикшереп алыйк. Игътибар экранга.

8 нче слайд.

Бөтен, болын, коры, тозлы, төтен, болыт, борын, йөзем, көмеш, көлке, дөрес, бөре, дөге, көлеп, шомырт, өмет.

-Укучылар, бу сүзләрне нинди кагыйдәгә  нигезләнеп яздыгыз? (Ирен гармониясенә, сингармонизм законының икенче төренә.)

2. Күнегү эшләү.

  Бирем. Экранда сүзләр  бирелә.  Кайбер хәрефләр төшеп калган. Шуларны куеп, сүзләрне күчереп язарга.

— Игътибар экранга. Укучылар, экранда сүзләр бирелгән. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, төшеп калган хәрефләрне куп, сүзләрне күчереп язарга. Бу эш өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

9нчы слайд.

  Мәг…рифәт, орч…к, ел…язма, шөгыл…, сәг…ть, мәх…ббәт, мәһ…бәт, Та…ир, томш…к, койр…к, оз…н, а…ыл, та…ык, й…мран, тә…мин, ма…май.

10 нчы слайд.

Эш экранда тикшерелә.

Мәгърифәт, орчык, елъязма, шөгыль, сәгать, мәхәббәт, мәһабәт, Таһир, томшык, койрык, озын, авыл, тавык, йомран, тәэмин, маэмай.

Физкультминутка

—   Ә хәзер физкультминут, без ял да итәбез һәм сузык, тартык аваз хәрефләрен искә төшерәбез. Бер авазга гына билге булып йөргән хәрефкә беткән сүз әйтелсә, бер тапкыр сикерәбез һәм куллар белән бер тапкыр чәбәклибез; ике авазга билге булып йөргән хәрефкә беткән сүз әйтелсә, ике тапкыр сикереп, ике тапкыр чәбәклибез.

Сүзләр: бармак(2), ана(1), җәя(2), әби(1), аю(2), иләк(2), мәктәп(1), Сабиров(2), урман(1), актив(2), чәе(2) һ.б..

6. Яңа теманы ныгыту

1. Күнегү эшләү.

11 нче слайд.

Кеше исемнәрен укыгыз. Алфавит тәртибендә күчереп языгыз.

Азат, Альберт, Мансур, Роза, Маша, Таһир, Таня, Айдар, Алик, Наил, Наташа, Айрат, Марат.

12 нче слайд.

-Укучылар, тикшереп алыйк әле.

Азат, Айдар, Айрат, Алик, Альберт, Мансур, Марат, Маша, Наил, Наташа, Роза, Таня, Таһир.

  -Ни өчен барлык сүзләр дә баш хәрефтән язылды.(Кеше исемнәре баш хәрефтән языла.)

-Тагын нинди сүзләр баш хәрефтән языла? (Хайван кушаматлары, газета, журнал исемнәре, елга-күл, шәһәр исемнәре һ.б.)

— Бу темага караган кагыйдәне искә төшереп китик әле. (Бер төрдән булган предметларның берсен генә аерып әйтү ялгызлык исем дип атала. Ул сүзләр баш хәрефтән языла.)

2. Күнегү эшләү.

Бирелгән сүзләрне ике баганага бүлеп язарга.

1.Юлдан- юлга күчереп була торган сүзләр.

2. Юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләр.

13 нче слайд.

Апа, матурлык, әни, кеше, сөртә, алма, кала, инә, ага, әти.

Бу эш өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

14 нче слайд.

Эш экранда тикшерелә.

1. Апа, әни, инә, ага, әти.

2. Матурлык, кеше, сөртә, алма, кала.

-Ни өчен болай бүлдегез? (Бер генә хәрефтән торган иҗекне юлдан -юлга күчергәндә калдырырга да, күчерергә дә ярамый!)

3. Телдән бирем эшләү.

Мин иҗек калыплары әйтәм, сез шуларга туры килә торган сүзләр уйлап әйтегез.

15 нче слайд.

СТ, ТСТ, С-ТС-ТС, ТСТТ,  С-ТСТ-ТС.       

7. Өй эше бирү.

16 нчы слайд.

1 вариант.

1.  Бер хәреф, бер авздан торган 5 сүз языгыз.

2. Сәгать сүзенә фонетик анализ ясагыз.

3. «Минем бүгенге көнем» темасына кечкенә хикәя язарга.

2 вариант.

1.  Бер хәреф, ике авздан торган 5 сүз языгыз.

2. Авыл сүзенә фонетик анализ ясагыз.

3. Сыйныфташларыңның исемнәрен алфавит тәртибендә яз.

3 вариант.

1.  Ике хәреф, өч авздан торган 5 сүз языгыз.

2. Кар сүзенә фонетик анализ ясагыз.

3. «Минем дустым» темасына 4-5 җөмләдән торган сочинение язарга.

8. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

— Бүген дәрестә нәрсә белдек?

— Сез нинди кагыйдәләргә нигезләнеп сүзләрне дөрес язасыз?     

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Син дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен онытмадыңмы?

Билге кую. Хәзер, укучылар, дәфтәрегезгә күз салыгыз. Әгәр дә сез барлык күнегүләрне дә эшләргә өлгергәнсез икән, димәк бишлегә үзләштергәнсез. Сезгә өй эшенең 1в. сайларга тәкъдим итәм. Дүртлегә — 2в. ны, 3 билгесе алсагыз, 3 в. сайларга тәкъдим итәм.

Өй эшен эшләгәч, фотога төшереп,  миңа ватсапка җибәрүегез сорала.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.