Паронимнар
I. Оештыру. Мотивлаштыру. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Карагыз әле тышка Килде салкын кыш та Тәңкә-тәңкә кар ява Күңелле, рәхәт тышта! Әйтегез әле миңа, укучылар, ә кыш җиткәч, без түземсезлек белән кайсы бәйрәмне көтәбез? (Яңа ел) II. Укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү. Әйе, ә ул безнең сыйныфыбызны бизәп куйды. Карагыз әле, бүлмәдә матур Яна ел чыршысы бар. Ул сезгә серле кәнфитләр алып килгән. Әйдәгез әле, кәнфитләрдәге сүзләр белән танышып чыгыгыз. Әлеге сүзләрне тактага үзләренең билгеләмәләренә урнаштырырга