Сердән авыр нәрсә юк
Сердән авыр нәрсә юк. Максат. Әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләренә өйрәтү. Дидактик материал. А.Алиш «Сертотмас үрдәк», В.Казыйханов «Әхлаклылык дәресләре». Дәрес барышы. I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү. Үзбәя. II. Уку мәсьәлэсен кую. Уеннар. Һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп бер сүз әйтә. Беренче төркемдә утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә. Сүз, колактан-колакка әйтелә барып, барлык укучылар аша үтеп чыга. Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар. — Беренче һәм икенче уенда әйтелгән сүзләр арасында аерма бармы? (Бар, әлбәттә.) —