Блог

Мəңге яши Тукай безнең күңеллəрдə

(Г.Тукайның тормыш юлына һəм иҗатына багышланган əдəби – музыкаль монтаж) 1нче алып баручы. Əйт азан! Таң атты, кошлар да уянып сайрасын, Кычкырып моңлан: һава, җир – күк аһəңне тыңласын! Изге тəкбир яңгырасын, барсын Ходайның каршына! Һəм матур таң атканын һəркем ишетсен, аңласын! 2 нче алып баручы. Мен манараң өстенə, хəсрəтле җырчы, əйт азан! Моң белəн яңгырат, уят тизрəк татарлар дөньясын! Əйт азаныңны, шагыйрь! Таңга калсын бар галəм! Таулар – урманнар, сулар, кырлар азаннан яңгырасын! Сəхнə артында «Тəфтилəү» көе яңгырый. 1

Тулысынча укырга ➝
Бәйгеләр

Конкурслар

«Сөйкемле Су анасы» Үткәрү вакыты: 21 нче апрель. Конкурс программасы: 1. Костюмнар парады. 2. «Үзем турында үзем…» 3. Су анасы бүләге(концерт номеры). 4. Г.Тукай шигырьләренә конкурс  (һәр сыйныфтан 1 укучы катнаша).    «Зирәк Шүрәле» Үткәрү вакыты: 21 нче  апрель. Конкурс программасы: 1. Костюмнар парады. 2. «Үзем турында үзем… 3. Эрудитлар конкурсы(Г.Тукай биографиясе һәм иҗаты). 4. Г.Тукай сүзләренә җырлар башкару (Сыйныф ярдәме белән). «Иң матур язулы укучы» Таләпләр: 1. Язуның каллиграфия кагыйдәләренә туры килүе. 2. Орфографик хаталарсыз язу. 3. Поляның дөрес

Тулысынча укырга ➝

Графика һәм орфография турында төшенчә. Телнең орфографик нормалары. Баш һәм юл хәрефләрен куллану. Сүзне юлдан — юлга күчерү кагыйдәләре

1нче слайд. Татар теле.  6 нчы  сыйныф. Татар сыйныфы. Укытучы: Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы, Балтач муниципаль районы “Салавыч  күппрофильле лицее” ның югары категорияле туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы. Тема: Графика һәм орфография турында төшенчә. Телнең орфографик нормалары. Баш һәм юл хәрефләрен куллану. Сүзне юлдан — юлга күчерү кагыйдәләре. / Общие сведения о графике и орфографии. Орфографические нормы языка. Употребление строчных и прописных букв. Правила переноса. Максат. 1) дидактик максат: укучыларга графика һәм орфография турында төшенчәне аңлату, баш һәм юл

Тулысынча укырга ➝

Викторина сораулары

1. Бөек Г.Тукай елның кайсы фасылында туган? 2. Г.Тукай туган көн, ел. 3. Г.Тукайның әнисенең исеме. 4. Г.Тукай туган авыл. 5. Г. Тукай беренче тапкыр белем алган авыл. 6. Г. Тукай үзенең тәрҗемәи хәлен кайсы әсәрендә бәян итә? 7. Г. Тукай ничәнче елда һәм кайдан Казанга кайта? 8. Казанга кайткандагы тәэсирләрен үзенең кайсы шигырендә сурәтли? 9. Казанда Г.Тукай эшләгән һәм язышкан газета һәм журналларны санагыз. 10. Г.Тукай эчтән сөеп йөргән кызның исеме ничек? 11. Бу кыз аннан соң кайсы татар

Тулысынча укырга ➝
Әти-әниләргә

Бала чакта алган тәрбия

”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин Максат: Укучыларны бөек галим, педагог, дин белгече, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, “Балаларга үгет —    нәсыйхәт” китабын  тәкъдим итү. Балаларда тәрбияле, әхлаклы булуга омтылыш уяту, үз –үзләренә  бәя бирергә өйрәтү; Тәрбияви проблемаларны ситуациягә куеп сәхнәләштерү һәм әдәби сөйләм күнекмәләрен формалаштыру. Җиһазлау:Мультимедиа проекторы, слайдлар, музыкаль үзәк, Ризаэддин Фәхреддингә багышланган китап күргәзмәсе, газета-журнал мәкаләләре. Дәрес театральләшкән күренеш белән башланып китә. Катнашалар 5 сыйныф укучылары: Хәнәфиева

Тулысынча укырга ➝

Афиша. Кәҗә белән Сарык әкияте

«Мизгел» театр студиясе                                                                                     Гəрəй Рəхим (Г.Тукай əсəре буенча язылган 2 пəрдəлек, 4 күренешлек  əкият) Катнашалар: Бабай – Фатыйхов Фəнзил Əби – Бариева Фирзия Бай – Хəбибуллин Рүзəл Кəҗə — Иванова Лена Сарык – Насыйхова Лəлə Бүрелəр атаманы – Нафиков Илназ Карт бүре – Сабиров Делүс Уртанчы бүре – Хисамиев Рəсим Яшь бүре – Идиатуллин Замир Театрның җитəкчесе: Фəрзиева А.Г. Театрның адресы:                                       Башлана:       ____________ Балтач районы Иске Салавыч авылы                                                           ____________сəг. Мəктəп урамы, 21 Тел.: 3-07-28                                                       Билет бəясе:   __________

Тулысынча укырга ➝