Үзем турында

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Биография

Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы

Балтач муниципаль районы “Салавыч күппрофильле лицее”ның югаоы категорияле туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы

Белемем – югары, Татар Дәүләт Гуманитар Институты, 2001 ел

Белгечлегем – филология

Вазифам— туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы

Белгечлегем буенча 20 ел эшлим

Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы вазифасында  — 20 ел

Квалификация категориясе – югары категория, 2019 ел

Белем күтәрү — «Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының фән һәм методик компетентлыгын үстерү», «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Казан шәһәре, 2019 ел.

Гаиләм турында

     Гаиләм –минем ныклы терәгем.  Ирем Раушан белән 3 малай үстерәбез. Олы улыбыз  Рузәл  МЦК-КТИТС («Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә») техникумын тәмамлады, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итә.  Икенче улыбыз Рәсүл ГАПОУ «Казан төзелеш көллияте»ндә  I курста, ә кече улыбыз Рәмис 4  нче сыйныфта белем ала.

     Без гаиләбез белән мәктәп, район күләмендә уздырылучы чараларда бик теләп катнашабыз. 2019 нчы елда районкүләмендә уздырылучы «Төп йорт килене — 2019» конкурсында катнаштым һәм «Авылым гүзәле» номинациясендә җиңүче булдым. Шулай ук 2020 елда гаилә белән «Күп бала –ул мөһим» конкурсында уңышлы чыгыш ясап, диплом, рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр белән бүләкләндек.

IMG-20190620-WA0025