Поделиться в vk
Поделиться в telegram
Поделиться в whatsapp
Поделиться в odnoklassniki

Викторина сораулары

1. Бөек Г.Тукай елның кайсы фасылында туган?

2. Г.Тукай туган көн, ел.

3. Г.Тукайның әнисенең исеме.

4. Г.Тукай туган авыл.

5. Г. Тукай беренче тапкыр белем алган авыл.

6. Г. Тукай үзенең тәрҗемәи хәлен кайсы әсәрендә бәян итә?

7. Г. Тукай ничәнче елда һәм кайдан Казанга кайта?

8. Казанга кайткандагы тәэсирләрен үзенең кайсы шигырендә сурәтли?

9. Казанда Г.Тукай эшләгән һәм язышкан газета һәм журналларны санагыз.

10. Г.Тукай эчтән сөеп йөргән кызның исеме ничек?

11. Бу кыз аннан соң кайсы татар язучысының әнисе була?

12. XIII  йөздәге “Кисекбаш китабы”на назыйрә рәвешендә язылган Г.Тукай поэмасының  исемен әйтегез?

13. Түбәндәге строфа шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?

     …Булды  юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

        Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым…

14. Г.Тукай кайсы рус шагыйрьләрен үзенең остазлары дип атый?

15. Түбәндәге өзек шагыйрьнең кайсы шигыреннән?

     …Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,

     Чын безнеңчә матур, милли көй;

      Башка килә уйлар төрле- төрле,-

      Әллә нинди зарлы, моңлы көй…

16. Кәҗә белән дус малайның исеме ничек?

17. Шагыйрьнең кайсы әсәрендә малай алтын тарак урлый?

18. Г.Тукай типографиядә эшләгән шәһәр .

19. Г. Тукайның 1908 нче елда язган, мәдрәсә тормышын сурәтләгән, анда укыган татар шәкертләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәтүче шигырен атагыз.

20. «И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?» дигән юллар кайсы шигыреннән алынган?

21. Кәҗә белән Сарыкның капчыгында ничә бүре башы була?

22. Г. Тукай язышып, аралашып торган газеталарның исемнәрен атагыз.

23. «Шүрәле» балетын язган композитор?

24. Г. Тукай «Әллүки» җырын кемнән ишетә?

25. Казанда Г. Тукайның әдәби музеен кем җитәкли?

26. Тукайның замандашларын атагыз. Г. Тукайга мөнәсәбәтләре ?

27. Тукайга багышланган әдәби әсәрләрне атагыз.

28. Тукай исемен мәңгеләштерүгә ниләр эшләнгән.

29. Г.Тукайның Уральскида укыган мәдрәсәсенең исеме ничек?

30. “Тукай” романын иҗат иткән язучының исеме, фамилиясе ничек?

31. Тукайның кушаматы ничек булган?

32. Г.Тукайга әнисе үлгәндә ничә яшь була?

33. “Кадалмас әле килмешәк!”дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килә?

34. “Ичмасам, чәнчелсә бер тамак кимер иде”,-дип кайсы йортта әйтә торган булалар?

35. Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр?

36. Казандагы яңа әти-әнисенең исемнәре ничек?

37. Г.Тукай кайсы авылны “Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый?

38. Г.Тукайның Казанга килүе кайсы шигырендә тасвирлана?

39. “Шүрәле”  әкиятенең язылуына быел ничә ел булды?Әкияттә кайсы авыл турында сүз бара?

40. Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары Татарстанның кайсы районына керәләр?

41. Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

42. Дәвам итегез: “Печән базары……..”.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.