Хөрмәтле дустым!
Сине үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын. Әлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде. Шулай ук татар теле һәм әдәбиятыннан эшләнгән тестлар укытучыларга укучыларның белемнәрен бәяләүдә зур ярдәм булыр дип уйлыйм. Сайтта мәктәп программасына кертелгән әсәрләрнең аудио һәм видео язмаларын, халык җырларын, мәкальләрне, авыл тарихы белән бәйле материаллар, БДИ га әзерләнү өчен ярдәмлек табарга мөмкин.
Эшегездә кулланырлык мәгълүматлар табып, файдасын күрегез.
Иҗади уңышлар!
Бәяләмәләр
Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы - тирән белемле, методик осталыкка омтылучы, иҗади эшләүче педагог. Укытучы һәр дәрескә яңалык алып килә, укучыларның фикерләү сәләтен үстерә, белемен арттыра, рухи дөньясын баета.
Укучыларда туган ягың белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган төбәкнең тарихын өйрәнүдә кызыксыну булдыру, күренекле шәхесләрне хөрмәт итү, туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт уяту – Алсу Габделбәр кызыныӊ эшенең төп максаты. Халык педагогикасына, матур әдәбиятка, туган телне үстерүгә зур әһәмият бирә. Эшен чын күңелдән яратып башкара, үз фәнен башка фәннәр, тормыштагы вакыйгалар, әхлак темалары белән бәйләргә тырыша.
Укучыларның иҗади күзаллауларын үстерүгә, укыту-тәрбиягә милли төбәк компонентын кертүгә дә нык игътибар итә. Шуның нәтиҗәсендә республика конкурсларында призлы урыннар яулаган укучылары — аның горурлыгы.
Фәрзиева Алсу Габделбәр кызының районның татар теле укытучылары арасында абруе зур, шуңа күрә олимпиада эшләрен, бәйгеләргә тәкъдим ителгән иншаларны тикшергәндә, иҗади бәйгеләрне, сәнгатьле уку буенча ярышлар үткәргәндә эксперт төркемнәрдә даими катнаша.
Сабирова Ф. Т.Балтач район башкарма комитетыныӊ мәгариф идарәсе методисты 
Хезмәттәшем Алсу Габделбәровна - эшчән, тырыш, үҗәт, максатчан. Мин аны гел күзәтеп барам, сокланам, ак көнләшү белән көнләшәм. Сайты искиткеч бай, мәгълүматлы, иң мөhиме-еллар буе тупланган тәҗрибәсен чагылдыра. Киләчәктә дә аңа уңышлар телим. Иҗат чишмәсе саекмасын, эшләү дәрте кимемәсен. Уңышлар!
Гөлүсә Солтановна. 
Алсу Габделбәровна - көчле рухлы, эшкә күңелен биреп, югары дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия, балалар күңелен аңлый белүче, тирән белемле, яңалыкка омтылучы укытучыларның берсе. Ул эшен балаларны яратып, бөтен белемен һәм көчен кызганмыйча башкара.
Гөлия Габделфәртовна 
Алсу Габделбәровна тәҗрибәле, тирән белемле, таләпчән укытучы. Ул үз эшен яратып башкара. Актив, максатчан, даими төрле чараларда уңышлы гына катнашып килә. Ярдәмчел, сабыр, мөлаем укытучыны балалар да хөрмәт итәләр. Сыйныф җитәкчесе буларак әти - әниләр белән уртак тел табып эшли белә.
Венера Габдрахмановна 
Алсу Габделбәровна укытучы, класс җитәкчесе буларак үз эшенең чын остасы дияр идем. Укучылар һәм әти-әниләр белән уртак фикергә килеп, һәр якның фикерен тыңлап, аңлап эш итә. Кирәк вакытта төпле киңәше белән ярдәм итә. Укучыларына алдагы тормышларында кирәкле, файдалы юнәлеш сайлауда күп көч куя.
Энҗе Назипова10 нчы сыйныфтагы укучының әнисе. 
Алсу Габделбәровна белән бер коллективта эшләдек. Искиткеч тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, балаларның, әти-әниләрнең бик хөрмәтле, яраткан укытучысы, сыйныф җитәкчесе. Гаиләсенә, туганнарына гына түгел, минем кебек өлкән яшьтәге хезмәттәшләренә дә игелекле, ярдәмчел ул Алсуыбыз.
Гөлшат ГариповаЛаеклы ялдагы укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 
Алсу Габделбәр кызы белән мин күп еллар инде иңне иңгә куеп бер мәктәптә хезмәт итәбез. Ул - коллега буларак, бик ярдәмчел. Анда масаю, зур дәрәҗәгә ирешүнең минминлеге бөтенләй юк.Сиңа ничек итеп ярдәм кулы сузыйм, белмәгәнне өйрәтим, аңлатыйм икән дип борчылучы ул. Укучылар белән уртак тел таба белүче, үз фәненә кызыксыну уятучы укытучы ул. Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын Сиңа, коллегам.
Резеда ГабделхаковнаКоллега 
Алсу Габделбәровна 10 сыйныфның сыйныф җитәкчесе, балаларыбызның икенче әти- әнисе. Без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Ул шатлыкларыбыз булса шатлана, кайгы килгәндә кайгыра. Без бергәләп мәктәп эшендә кайныйбыз. Мәктәптә үткәрелгән һәр чараларда актив катнашабыз.
Гөлнар Назипова 
Алсу Габделбәровнаны мин үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, балаларны аңлап, һәр яңалыкка теләп кушылучы Укытучы буларак беләм. Туган телебезне балалар күңеленә үтеп керерлек итеп укыта белә, алар белән уртак тел табып эшли. Алдагы эшеңдә дә уңышлар юлдаш булсын, Алсу Габделбәровна!
Нәфисә АнтоноваЛаеклы ялдагы укытучы 
Алсу Габделбаровна, үз эшенә җаваплы караучы, ярдәмчел, кирәк чакта үз киңәшен бирүче, зур йөрәкле укытучы. Аны балалар да, әти-әниләр дә хөрмәт итә, ярата. Алсу Габделбаровна, дәресләрендә яңа алымнарны куллана, һәр дәресендә ниндидер яңалык кертергә тырыша, балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт уяту өстендә эшли. Аңа алдагы тормышында гаилә бәхете, эшендә зурдан - зур үрләр яуларга насыйп булуын телим.
Фәридә Фәритовна 
Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы ике дистә елдан артык балаларга белем, тәрбия бирүче , профессиональ яктан яхшы хәзерлекле , күп белүче , кызыксынучан укытучы. Ул даими рәвештә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район , республика семинарларында ачык дәресләр, мастер - класслар үткәрә. Татар язучыларының әдәби мирасын укучыларга җиткерү максатында иҗади кичәләр, түгәрәк өстәл артында эшлекле очрашуларны файдалы итеп уздыра белә. Татарстан Республикасы Электрон белем бирү порталында Алсу Габделбәр кызынын шәхси битенә яки шәхси сайтына күз салсагыз , аның үзенең һәм укучыларының фәнни олимпиадаларда , ә күпсанлы бәйгеләрдә ,фәнни - практик конференцияләрдә яулаган нәтиҗәләрен күреп соклана аласыз.
Зөһрә КотдусовнаЛаеклы ялдагы укытучы, укыту эшләре буенча директор урынбасары. 
Предыдущая
Следующая