Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхси сайтның ярдәме.

Сентябрь 14 (Чт), 2017 | Бастыручы автор Алсу Фарзиева | Бүлекләр Тәҗрибә уртаклашу

Замана үзгәргән саен укытучыга да таләпләр артканнан-арта бара. Сайт төзү һәм аны тулыландырып бару мәҗбүри куелган эшләрдән саналмый (аттестация узган вакытта кирәк булуын санамаганда). Без еш кына берәр нинди мәгълүмат эзли башласак, интернет челтәренә мөрәҗәгать итәбез. Кемнәрнеңдер сайтларына керәбез, материаллар алабыз. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: рус телендә төзелгән сайтлар бик күп һәм күпкә тулы, материалга бай һәм үзенчәлекле итеп ясалган. Никтер татар телендә генә аз, булганнары да бик ярлы. Үзебез ук берәр информация эзләгәндә «Эх, менә шушы материал татарча булса, ничек җайлы булыр иде» дигән вакытлар гел булып тора.

Үземнең сайтны төзү тарихына килгәндә исә, башка укытучылар төзегән сайтларга кызыгып карый идем  һәм  үземә  дә ничек кенә төзергә иде инде дип уйлый идем. Һәрвакыттагыча сәбәп тә табылып тора: вакыт юк. Ихтыяри-мәҗбүри эш кенә бик тиз эшләнә. 2 ел элек татар теле һәм әдәбияты укытучылары конференциясендә  «һаман бер үк  төрле конкурслар, әзрәк яңалык кирәк» дигәч, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайтлары конкурсын уздыру фикере кабул ителде.  Сездә ничектер, бездә берәр конкурс килсә, катнашасы – бүтән чара юк. Алындым мин бу эшкә. Озак та үтми күңелле нәтиҗәләр дә куандырды: районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайтлары конкурсында – I урын (2015-16 нчы уку елы), “Белем җәүһәрләре” VII бөтендөнья  интернет-проектлары конкурсында III дәрәҗәдәге диплом» (2016-17 нче уку елы) белән бүләкләндем. Инде яңадан узган уку елында «Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-класс бәйгесе»нең муниципаль этабында катнашу өчен дә сайтым тагын ярдәмгә килде. Барлык материалларны үз сайтыма урнаштырдым: конкурска да катнаштым, шул ук вакытта сайт та мәгълүматларга баетылды, тулыландырылды.

«Өй салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе»,  дигәндәй, сайт төзүнең дә артык зур авырлыгы юк. Аны төзи торган махсус кешеләре бар. (билгеле бер бәягә). Шулай ук мәктәптәге информатика укытучыларына мөрәҗәгать итсәң дә була. Әмма аның тышкы кыяфәте һәм эче, эчтәлеге – сезнең үзегезнең фантазиягә бәйле. Исеме, формасы (төсе, бүлекләр, һ.б.), материаллар (фото, һ.б.). Алдан ук барысын да уйлап, туплап, тәртипләп куйсаң, озакка сузылмаска мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: материаллар тулы, мәгълүматка бай, хатасыз булырга тиеш.  Сайт интернет челтәреннән юкка чыкмасын өчен хостинг (интернет челтәрендәге урын өчен) өчен түләп торырга кирәк. Тырышып ясаган, күпме көчегез кергән сайт күп еллар игелекле хезмәт күрсәтсен. Материалларны яңартып, гел тулыландырып, тәртипләп  торырга кирәк.

Хәзер исә үземнең сайт белән таныштырып үтәм. (Презентация).

Шуның белән әзерләгән чыгышым тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

 

 

 

 

 

 

 



Фикерегезне калдырыгыз